Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз Илсур Хәбибуллин мөмкинлеге чикле Әнисә Нигъмәтҗанованың хыялын тормышка ашырды

Изге күңелле иганәче велотренажер бүләк итте.

(24 декабрь, “Апастово-информ”).


Кече Күккүз авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче эшмәкәр, "ПромТехКом" оешмасы җитәкчесе, икътисад фәннәре кандидаты Илсур Хәбибуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Апаста яшәүче тумыштан физик мөмкинлеге чикле булган Әнисә Нигъмәтҗанова янында булып, көнкүреше белән кызыксындылар, аралаштылар. Изге күңелле иганәче Әнисәнең күптәнге хыялын да тормыш ашырып, велотренажер бүләк итте. Яңа ел күчтәнәчләре белән дә сөендерде.
“Юлбарыс елына аяк атлыйбыз. Юлбарыс кебек көчле булыгыз. Язмыш сынаулары алдында югалып калмыйча, авыруларга бирешмичә, алга атлагыз”, - диде ул Яңа ел символикасын тапшырып.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин якташыбызның изге гамәлен билгеләп үтеп, олы рәхмәтен ирештерде.
48 ел дәвамында газиз баласының гомере өчен көрәшүче, аны тәрбияләп яшәүче ана Кәүсәр Нигъмәтҗанова кызын сөендергән җитәкчеләргә күз яшьләре аша ихлас рәхмәтләрен ирештерде.
“Безнең хәлебезгә кереп, авыр язмыш сынавына дучар булган кызымны сөендергән җитәкчеләргә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә кайтсын, сәламәт булыгыз. Бу влотренажер безгә бик кирәк иде. Чөнки кызым велосипедта йөрергә ярата, - диде ул.
Әнисә Нигъмәтҗанова 48 ел дәвамында авыр чир белән көрәшә. Ул дөньяга аваз салганда зур сынау аша уза. Аның сәламәтлегенә зыян килә. 7 яшенә кадәр хәрәкәтләнә, үз аякларында йөри алмый. Әти-әнисе аны бик озак хастаханәләр буйлап йөртәләр.
“Һәр хастаханәнең ишек тоткасына кадәр беләм. Балам 6 ай саен тернәкләндерү үзәкләренә йөрде. Аны күрә алмыйча тилмереп, елаган көннәрем, йокысыз үткәргән төннәрем бик күп булды. Бәхетебезгә, юлыбызда яхшы кешеләр очрап торды. Төрле елларда эшләгән район җитәкчеләренең ярдәмен тоеп яшәдек. Аларның һәрберсе бик булышты, игътибарсыз калдырмадылар. Мин аларга гомерем буе рәхмәтле”, - ди Кәүсәр Нигъмәтҗанова.
Авырлыкларын иңнәрен салып яшәргә өйрәнгән Әнисә Нигъмәтҗановага язмышы кабат авыр сынау әзерли. 2 ел элек ул җитди операция кичерә.
“Бу сынауны үтәргә район хастаханәсенең ак халатлы шәфкать ияләр ярдәм килде. Алтын куллы табибыбыз Рөстәм Гайнуллин баламның гомерен саклап калды. Инвалид дип курыкмады. Операция ясарга алынды. Мин аңа бик рәхмәтле”, - ди Кәүсәр апа.
Операциядән кайткач Әнисәнең яңа сәләте ачыла. Моңа кадәр кулына ручка да тота алмаган кыз, карандаш алып рәсем ясарга керешә. Хәзер ул көннәр буе рәсем ясау белән мавыга. Яраткан этен, мәчесен дә, күңелендәге уй-кичерешләрен дә ак кәгазь битенә төшерә.
“Бу сәләтенә шаккатым. Кызым көннәр буе рәсем ясый. Ул рәсемнәрне күреп, үзеннән артык мин шатланам. Бакчабызга песнәкләр килә. Аларга җим бирәбез, ашаганнарын күзәтәбез. Өйгә кергәч, Әнисәм аларны ак кәгазь битенә төшерә. Баламның фикерләү сәләте ачылды кебек. Моңарчы ул берни белми иде бит”, - дип куана ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев