Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь апаслының үлеменә кем сәбәпле?

-Соңгы берничә елда районда ялган аракы, составында спирт булган көнкүреш, автохимия, медицина сыеклыгы кулланып үлүчеләр булмады. Иртәрәк шатланганбыз, күрәсең, быелның февраль аенда бер авылда урта яшьләрдәге берәүнең махмырдан хәле кисәк авыраюы турында хәбәр алдык,-дип хәбәр итә район баш табибы урынбасары Рөстәм Гайнуллин. -Ул терелдеме инде? -"Ашыгыч ярдәм" бүлегендә, стационарда тиешле...

-Соңгы берничә елда районда ялган аракы, составында спирт булган көнкүреш, автохимия, медицина сыеклыгы кулланып үлүчеләр булмады. Иртәрәк шатланганбыз, күрәсең, быелның февраль аенда бер авылда урта яшьләрдәге берәүнең махмырдан хәле кисәк авыраюы турында хәбәр алдык,-дип хәбәр итә район баш табибы урынбасары Рөстәм Гайнуллин.

-Ул терелдеме инде?

-"Ашыгыч ярдәм" бүлегендә, стационарда тиешле беренчел медицина ярдәме күрсәткәч, аның хәле бераз яхшыра башлады. Тик озакка түгел, тиздән авыруның күзләре сукыраю сиптомнары ачыкланды, йөрәк тибеше, сулышында тайпылышлар минутлап көчәйде, бавыр эшчәнлеге бозылды. Төрле медакаментоз интенсив дәвалау, организмны экстрен чистарту-дезинтокскацияләү чаралары да үз нәтиҗәсен бирмәде. Кыскасы, без аны коткарып кала алмадык. Үз саксызлыгы аркасында якты тормыш белән бик иртә хушлашкан мәрхүмнең гаиләсе, якыннарының ачы югалту кайгысын уртаклашабыз, без хәлдән килгәннең барысын да эшләдек...

-Вакытсыз үлемгә нәрсә китергән дип уйлыйсыз?

-Беренчел диагноз, экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, аның организмына алдан күпләп кергән этил спирты соңыннан эчкән 100 генә грамм метаноллы автохимия сыеклыгына каршы үзенә күрә бер антидот булган һәм өлешчә каршы торган. Метанол спирты исә үзе дөньяда иң көчле агулар рәтенә керә. Организмнан этил спирты чыгып беткәч, организм, аның кан чистарту органнары көчсезләнгән. Метанол кеше ашказанына кергәч канга сеңә, организмының үзәк нерв системасын җимерә. Күрү органнары иң башта зыян күрә, нерв күзәнәкләре котылгысыз үлә. Метанол спирты иң башта кешенең күзләрен сукырайта. Үзәк нерв системасын торгызу, метонол белән агулануны медикаментоз дәвалау ысыллары әлегәчә нәтиҗәсез. Кешенең үзәк нерв системасы бөтен организм, органнар эшчәнлеге белән идарә итә.

-"Йолдыз" укучыларына нинди киңәшләрегез бар?

-Минем өчен бик якын булган барлык апаслыларга мөрәҗәгать итәм-беркайчан да кулдан спиртлы эчемлекләр сатып алмагыз. Авто һәм көнкүреш химик сыеклыкларда нинди спирт булуын махсус лаборатория шартларында гына ачыклап була-аларны авызыгызга якын да китермәгез. Машина тәрәзәсе юу, двигательне суыту сыеклыклары, төрле көнкүреш химиясе, спиртлы косметик-антисептик медицина препаратлары куллану белә торып агу эчүгә тиң ул. Өй шартларында көмешкә куып, аны сатучыларны, итәк астыннан гына арзанга аракы тәкъдим итүчеләрне беләсездер-андыйлар хакында тиешле органнарга, авыл җирлекләренә хәбәр итегез. Мондый сигналларны хәзер аноним рәвештә "Халык контроле" сайтына да куеп була-алар һичшиксез урынга чыгып тикшерелә һәм чаралар күрелә. Электрон адрес белән куелганнарны чит-ятлар ачып укый алмый. Шунысын да белегез-сайттагы хәбәрегез расланган очракта сезгә дәүләт премия дә түли. Сау-сәламәт булып озак яшәгез, спиртлы эчемлекләр белән чик-чамасыз мавыкмагыз, туганнарыгызга бик игътибарлы булыгыз. Алкогольле продукцияне ышанычлы, тиешле лицензия-рөхсәте булган кибетләрдән генә сатып алыгыз һәм һәрчак сатучыдан чек сорагыз, кулланганга кадәр бу документны саклагыз. Бу үз чиратында район хокук сакчылары, табибларга намуссыз сәүдәгәрләр, контрафакт, ялган аракы җитештерүчеләрнең эзенә төшәргә, агуга юлны бикләргә ярдәм итәчәк.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев