Яшәү рәхәт
Укучыбыз Фәридә ХАҖИ иҗат җимеше.
Балачагым якты ядкәрләре
Якыннарым- сабакташларым.
Шул көннәрнең якты мизгелләрен
Кире кайтарып булмас тагын.
Бүген дә без якын дуслар булып,
Җыелганбыз шушы кичәгә.
Яшәү матур, яшәү шундый рәхәт
Җиткерсә дә язмыш ничәгә.
Эчкерсезләр идек балачактан-
Арада булмады юк- бар уй.
Хыяллар да артык зурдан түгел-
Җитәрлек лә сыман иде буй.
Кайберәүләр күптән китеп барган
Язмыш биргән гомерен яшәп.
Узган юлларыбыз матур булсын-
Булмаса да бу җирдә яш нәп.
Гомер кояшыбыз баеп бара-
Кемгә күпме гомер биргәндер.
Бәхилләшеп китик якын дуслар,
Дуслыкның кадерен белгәннәр!
Тагын шулай очрашырга язсын,
Без бит әле яш ләр матурлар.
Кылган гамәлләрең аек акыл,
Саф күңелдән, дуслар булсыннар.
Кеше китә, җирдә эзе кала-
Беркем дә мәңгегә килми шул.
Телим сезгә дуслар бәхет -саулык
Хыялларга җитәрлек юл...
Ничек яшәсәң дә гомер уза,
Бушка уздырды димәсеннәр.
Кеше дигән бу бөек исемне
Аклый алмады димәсеннәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев