Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь волонтерлар бүләкләнде

Район башлыгы Равил Хисаметдинов ирекле ярдәмчеләр – яшь волонтерларга Рәхмәт Хаты һәм Яңа ел күчтәнәче тапшырды.

(7 декабрь, “Апастово-информ“).


“Районыбызда волонтерлар хәрәкәте эшчәнлегендә зур өлеш керткәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Волонтерлык хезмәте - кешелеклелек кыйммәтләрен ныгытуга һәм саклап калуга юнәлдерелгән. Игелекле эшләр бервакытта да сизелмичә калмый, һәр изге гамәлегезне күреп сөенеп торабыз, сезнең белән горурланабыз. Ярдәм көтүчеләр өчен сез тормышта маяк булып торасыз. Сезгә ныклы исәнлек, киләчәктә дә көчле рухлы булып калуыгызны телим. Игелекле эшләрегез үсеп килүче яшь буынга да юнәлеш булып торсын һәм сезнең күңелегезгә шатлык китерсен!“, - диде район башлыгы.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов 16 волонтерга Рәхмәт Хаты һәм Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, “Сәләт“ балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова укучыларга иң изге, ихлас теләкләрен җиткерделәр.
“Волонтерларыбыз һәрвакытта да берсүзсез ярдәмгә ашыгалар. Без бирегә иң актив, иң тырышларын җыйдык. Алар ялгызларга, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга һәрчак ярдәм итәләр. Төрле республикакүләм бәйгеләрдә катнашып районыбыз данын яклыйлар. Үзара тату, ярдәмләшеп яшәсәк кенә киләчәгебез якты, матур булачак“, - дип сөйләде волонтерлык эшчәнлеге хакында “Сәләт“ балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.
Яшь волонтерлар да үз эшчәнлекләре турында сөйләп үттеләр, тырышлыгын бәяләп үтүче район башлыгына, җитәкчеләренә рәхмәт әйттеләр.
“Игелекле эшләрне күңелебез кушканга, бик яратып башкарабыз. Безне рухландырып торучы һәркемгә рәхмәтлебез“, - диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев