Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яши белсәң Апаста да шәһәр кебек

Газетабызның apastovo.ru сайтында күп кенә конкурслар оештырабыз. Актив яшьләребез кызыклы, мавыктыргыч язмалары, фотосурәтләре белән теләп катнашалар. Апаста яшәүче Раилә Гыйсмәтуллина да безнең актив хәбәрчебез, берничә конкурста катнашырга өлгерде. Аграр көллияттә укыган вакытында сабырлыгы, тырышлыгы, уңганлыгы белән истә калган Раиләнең тормышы белән кызыксындым. Бүгенге көндә Апас егете Раил белән гаилә корып...

Газетабызның apastovo.ru сайтында күп кенә конкурслар оештырабыз. Актив яшьләребез кызыклы, мавыктыргыч язмалары, фотосурәтләре белән теләп катнашалар. Апаста яшәүче Раилә Гыйсмәтуллина да безнең актив хәбәрчебез, берничә конкурста катнашырга өлгерде. Аграр көллияттә укыган вакытында сабырлыгы, тырышлыгы, уңганлыгы белән истә калган Раиләнең тормышы белән кызыксындым. Бүгенге көндә Апас егете Раил белән гаилә корып бик матур кыз - Ралинаны үстерәләр. Әти-әниләре Җәүдәт абый белән Гөлсинә апа йортында балалар, кода-кодагыйлар җыелган җирдә, түгәрәк өстәл артында каршы алды алар мине. Татар халкының, әтисенә карап улын коч, әнисенә карап кызын коч, - дигән әйтем әлеге гаиләгә туры килә дә инде. Нәкъ Җәүдәт абый юлын сайлый балалары. Раил аграр көллиятне тәмамлап һөнәр алган көннән бирле юллар идарәсендә эшли. Кечкенә уллары Рафил дә көллиятне тәмамлап, бүгенге көндә читтән торып югары уку йортында белем ала. Раиләләр исә Морзалар авылында Илгиз абый белән Зөһрә апа гаиләсендә ике кыз бала тәгәрәшеп үсәләр. Раилә көллиятне тәмамлап Зөя ял-сәламәтләндерү үзәгендә эшли башлый. Раил белән дә шунда танышалар.

- Дуслар белән лагерьга кызлар белән танышырга бардык та, шунда таптым мин Раиләне. Беребез өчен беребез яратылганны аңлагач тормыш корып җибәрдек. Әти-әниләр дә якында гына, яраткан эшебез дә бар. Матур яшәү үзебездән тора, - ди Раил җитдиләнеп. Раилә бүгенге көндә "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Тәмле ризыклар пешереп гаиләсен сыйларга ярата, кул эшләренә дә бик оста ул. Әти-әниләре балаларының шулай тәртипле, акыллы булып яшәүләренә сөенеп туя алмыйлар. Яшьләр хәзер шәһәргә китү ягын карый, сез моңа ничек карыйсыз, - дип сорадым.

- Яши белгән кешегә Апаста да бөтен уңайлылыклар бар. Якты, җылы балалар бакчасы, мәктәбе, бассейны бар, боз сарае гына ни тора. Ыгы-зыгылы шәһәр тормышын яратмадык. Әти-әниләргә дә якын булгач тагын да рәхәт, - диләр яшьләребез. Раил белән Раилә исемнәре дә ничек туры килеп тора аларның. Киләчәктә дә тигезлектә, мул тормышта, сау-сәламәт, игелекле, бәхетле балалар үстерүләрен теләп калам.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев