Яшьләр Апасны сайлый
-Районда терлекчелек тармагы күтәрелештә-ди Акхуҗаның хөрмәтле кешесе, 45 елдан артык хезмәтен шуңа багышлаган Рәшит Госманов. -Улым Радикның минем эздән китүе белән бик горурланам. -2002 елда әти укыган ветеринария академиясен тәмалап, башта 3 ел Кайбыч якларында ветеринария идарәсендә эшләгәч, туып-үскән туган як үзенә кайтарды,-ди бүген Иске Йомралы участок ветеринария табибы булып...
-Районда терлекчелек тармагы күтәрелештә-ди Акхуҗаның хөрмәтле кешесе, 45 елдан артык хезмәтен шуңа багышлаган Рәшит Госманов. -Улым Радикның минем эздән китүе белән бик горурланам.
-2002 елда әти укыган ветеринария академиясен тәмалап, башта 3 ел Кайбыч якларында ветеринария идарәсендә эшләгәч, туып-үскән туган як үзенә кайтарды,-ди бүген Иске Йомралы участок ветеринария табибы булып эшләүче Радик Госманов. -Минем җаваплылыктагы 10 авылда барлыгы 3000 баш мөгезле эре терлек, меңләгән баш сарык-кәҗә, кош-корт исәпләнә. Участок ветсанитары Ландыш Галиакберова, хезмәттәшләрем белән тату эшлибез. Апас, Чүрибураш, Ишеево һәм Йомралы авыл җирлекләре башлыклары да эшемдә бик булыша. Былтыр хөкүмәтнең максатчан программасы буенча Йомралыда яңа, заманча модульле бина төзелде. Хәзер миңа эшләргә дә, халыкка ветеринария хезмәте күрсәтүе дә җиңелрәк.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин районда шундый хезмәт династияләренең артуын белдерде. Быел, мәсәлән, район ветеринария берләшмәсе коллективына ике яшь белгеч өстәлде. Болынбалыкчыдан Динә Чемякова, Табар Черкененнән Алексей Волков югары белемле яшь белгеч булып Апаска эшкә кайттылар.
-Бүген агрофирма бүлекчәләрендә өлкән буынга соңгы ике-өч елда югары белемле унлап яшь белгеч өстәлде. Апастан Илназ Заһидуллин, Рафис Зәйнуллин, Булат Габитов, Илдар Салаватов, Каратуннан Гөлназ Галиуллина, Йомралыдан Ринат Гарифуллин, Рамазан Гашыйгуллин, Сатмыштан Илфир Сәлахов, Балтайдан Алинә Яльчибаева, Свияжский бистәсеннән Лилия Ризина, Казан кызы Алинә Рәшитова әти-әниләрен сөендереп төрле тармакларда тырышып хезмәт итәләр,-ди, "Зөя" агрофирмасының кадрлар бүлеге җитәкчесе Наилә Галимҗанова.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев