Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Язмыш Каратунда яшәүче Алсу Камалтдинованы балачактан сыный

Ул мөмкинлекләренең чикле булуына карамастан, бер генә дә тик тормаска тырыша. Кул эшләре белән шөгыльләнә, шигырьләр иҗат итә, чәчәкләр, гөлләр үстерә. Матурлыкны күңел күзе белән күреп, үзенә файдалы шөгыль табып, киләчәккә матур уйлар белән яши.

(12 декабрь, “Апастово-информ“).


“2,5 яшькә кадәр сау-сәламәт бала булганмын. Аннан көзән җыерулар килеп чыга. Өянәкләр күптән кабатланганы булмаса да, сызлаулар калды. Даруларны гел эчеп торам. Үземә игътибарлы булырга тырышам“, – ди ул.

Алсу апа шулай ук кул эшләренә дә оста. Нинди генә матур киемнәр, өстәл япмалары, урындык өслекләре, шәлләр юк аның шкафында. Пар аккошларны да күңел җылысын биреп бәйләгән. Барысы да матур, пөхтә һәм җиренә җиткереп ясалган.

“Кич белән телевизор карарга утыргач, кулыма бәйләү алам. Әлеге эш миңа рәхәтлек бирә, тынычландыра. Бу вакытта мин онытылып торам. Табиблар да файдалы шөгыль табарга куша. Азрак ошамаган җирләре, чыгып калган җепләре булса, яңадан сүтеп эшлим. Нәтиҗәне күреп күңел сөенә“, – ди Алсу апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев