Язмыш сикәлтәләре 4 бүлек (Хикәя. Булган тормыш хәлләреннән)
Автор: Ләйлә Шиһабиева. Дәвамы.
Сәфинә чыннан да барысына да җитеште. Тирә-күршегә дә тиз ияләште, бакчаны да ятсынып тормады. Асия аны яратып туймады. Шунысына сөенде: кызы коеп куйган үзе. Бәхеткә каршы Хәлимнең бер генә чалымы да күчмәгән. Юкса, үткәннәрне хәтерләтеп торса, Асия кызын алай ярата алмас иде.
Кабат гашыйк булам, тормышка чыгам дигән уйлары юк иде хатынның. “Ходай тынычлыктан, шушы баламнан аермасын”, - дип яшәде. Мәхәббәтнең яралары тирән калды. Авыр тәэсирләрдән көчкә арынды. Сагынмадым дип тә әйтә алмый. Шуңа да һәр сүзен үлчәп, һәр адымын уйлап атларга тырышты.
Кәрим белән көтмәгәндә күрештеләр. Кызы мәктәпкә кергәч, бүләк итеп карават алырга булды. Искесен сүтеп чыгарып атса да, яңа алганын җыю авыррак булды. Карават янындагы өстәл белән шкафы ул дигәнчә җиңел генә кереп утырмады. Күршеләре җиһазлар җыючы ирне тәкъдим итте. Кәрим ялындырып тормады. Тиз генә җыеп, урнаштырып та бирде. Хатын җавап итеп, чәй өстәленә чакырды.
-Үзең генә яшисеңме? Күрәм, эшләрең бик күп җыелган. Бу шкафның ишеген дә тигезләргә кирәк, гардиныңның да бер башы төшеп килә бит. Ник карамыйсың?
Асия хәтта үпкәләде. Ир-атның шулай вакланып, тикшереп йөрүен ошатмады.
-Карап нишләтә алам. Һәр көн саен карап торам да бит, селкенми, - диде тупас кына итеп.
Үзе, авылда шул булыр инде, хәзер йорт саен мине сөйләп йөрер. Шкафы ишелгән, газы юылмаган, идән салкын.. Тагын нинди гаепләр табар икән, дип уйлады.
Уйлап кына калмады, әйтеп атуын да сизмәде.
Ир каты бәрелмәде, киресенчә елмайды гына. Аннан: “гаеп итүем түгел, ярдәм тәкъдим итүем бит. Чибәр генә түгел, усал да икән әле үзең”, - дип шаяртты.
Асия үз сүзләреннән оялды, ләкин сер бирмәде:
-Усал булмасаң сезгә, күтәреп китәргә дә күп сорамассыз, - диде.
Бу көнне Кәрим күп эшләрне күрсә дә: “Әйберләрем юк икән, икенче киләм”, - дип кайтып китте. Ясап куйган чәйне эчеп, саубуллашырга ашыкты.
“Җиңел качты” дигән уйлар белән Асия елмаеп озатып калды һәм аның турында онытты да кебек.
Төгәл бер атнадан Кәрим Асиянең ишеген шакыды. Иркенләп, барлык эшләрен төгәлләп, тәмләп чәйләр эчеп китте. Бу юлы ул иркенрәк сөйләште. Хатынның ялгыз бала үстерүен дә, тормышны үзе сөйрәвен дә белә иде. Асиянең мескенләнмәвен, зарланмавын да ошатты. Батырлыгына сокланды. Үзенең дә күптән түгел генә аерылуын сөйләде.
-Тормышым барып чыкмады шул. Бик яратышып, 7 ел аралашып, бер-беребезне сынап, белеп бетереп өйләнештек. Күпме көтсәк тә балабыз булмады. Аннары ул башканы тапты. Без аерылыштык. Кияүгә чыкканын ишеттем. Балалары тууы әлегә ишетелмәде, - диде ул.
Бу вакытта Асия гадәти генә хәл итеп тыңлады. Кәримне эләктереп калырга дигән уйлар да килмәде. Никтер, ир белән тору теләге юк иде аның. Кызы иргә ияләшеп, “әти кая?” – дип сорый башлагач кына, икеләнеп калды. балага әти кирәк икән шул, дуслары пар канат астында үскәндә, ул да әти яклавына мохтаҗ икән.
Гомер буе кеше куышында яшәп булмас дип уйлады ул. Вакытлыча алган фатирыннан ир йортына күчте. Монда инде бөтенләй башка тормыш иде. Эш тә күп, уңайлылыклар да зур. Бер уйда, бер максатта яшәп киттеләр.
Кәрим бик бәхетле иде. Озак еллар көткән бәхете – уртак кызлары туды. Бу юлы Асияне дә өйләренә машина белән килеп алдылар, чәчәкләр белән каршыладылар. Үзенең кирәк булуын тойды, хатын-кыз бәхетен кичерде. Кәрим бар эштә терәк булды. Андый ир янәшәсендә яшәсәң дә була. Ир соравы буенча икенче баласын да озак көттермәде. Ике елдан малай алып кайттылар.
Кәрим беренче хатынының һаман да балалары тумавын ишетеп, аның борынына чиертеп яшәве өчен горурланды. Хатынын да мактап туймады. Асия дә иргә гаилә җылысын бирергә тырышты. Балалар да әти дип өзелеп торды. Өчесе өч холыкта булса да, балалар дус һәм бердәм, берсеннән-берсе чая, сәләтле иде. Авырып та нужартмадылар.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев