“Йолдыз“га 525 сум 72 тиенгә язылып кал
2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына язылу дәвам итә. 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр ташламалы бәядән - 525 сум 72 тиенгә язылып була. Шушы ун көн эчендә язылучылар арасында редакция бәйге уздырачак. Язылу хакындагы квитанцияләрегезнең күчерелмәләрен редакциягә юллагыз. Отыш ияләре лотерея уйнату юлы белән билгеле булачак. Ташламалы язылу...
2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына язылу дәвам итә. 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр ташламалы бәядән - 525 сум 72 тиенгә язылып була. Шушы ун көн эчендә язылучылар арасында редакция бәйге уздырачак. Язылу хакындагы квитанцияләрегезнең күчерелмәләрен редакциягә юллагыз. Отыш ияләре лотерея уйнату юлы белән билгеле булачак.
Ташламалы язылу чоры уңаеннан Каратун авыл җирлегенең почта хезмәткәрләре белән очрашу узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм "Йолдыз" газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева катнашты. Барлык мәсьәләләр дә уртага салып сөйләшенде. Шушы ункөнлектә мөмкин кадәр күбрәк газета-журналларга яздырту бурычы куелды. Очрашулар һәрбер авыл җирлегендә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев