Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йомралыда язгы кыр эшләренә әзерлек башланды

Районда иртә яздан басуларга җир әзерләү, чәчүгә барлыгы 290 агрегат чыгарга тиеш. Иң беренче булып кырга тырма агрегатлары керә. Вакытында дым каплану туфракны тигез өлгертә, җирне тигезли, чүр үләннәре тамырын корыта. Барлык паркларда бүген 2500 данә төрле маркалы себерке бар. Аларны слесарь бер калыпта тигезләп, тимерче утта кыздырып очлап яңадан...

Районда иртә яздан басуларга җир әзерләү, чәчүгә барлыгы 290 агрегат чыгарга тиеш. Иң беренче булып кырга тырма агрегатлары керә. Вакытында дым каплану туфракны тигез өлгертә, җирне тигезли, чүр үләннәре тамырын корыта. Барлык паркларда бүген 2500 данә төрле маркалы себерке бар. Аларны слесарь бер калыпта тигезләп, тимерче утта кыздырып очлап яңадан җыюны ел ахырына кадәр төгәлләү бурычы куелды. Бүгенгә агрофирма, хуҗалыклар һәм фермерларның машина-трактор паркларында 100 культиватор, 130 чәчкеч ремонт конвейерында үз чиратын көтә.

"Зөя" агрофирмасының Йомралы бүлекчәсендә җир эшкәртү техникасын 2017 ел язгы кыр эшләренә әзерләүне озакка сузмадылар, басудан кайткан, эштән бушаган барлык тагылмаларга да дефектовка сентябрь аенда ук үткәрелде. Парк мөдире Рамил Фәйзуллин токарь-тимерче Хәсип Абдрахманов, эретеп ябыштыручы Камил Минневәлиев, слесар-көйләүче Заһид Минвәлиев белән бергәләп инде 1 декабрьгә үк планлаштырылган ремонт эшләренең яртысын төгәлләп киләләр.

-Безнең 3250 гектарлык бүлекчә кырларына язын 4 дым каплау агрегаты, 5 культиватор, 2 катоклау һәм 3 чәчкеч агрегаты чыгачак. Быел басуларда уңыш начар булмады, моңа техниканың, кешеләрнең язгы чәчүгә тиешенчә әзер булуы һәм бердәмлек аша ирештек дип саныйм,-ди бүлекчә җитәкчесе Рамил Моратов.-Без быел барлык тагылмаларны 1 февральгә үк тулысынча әзерлек сызыгына бастырырга ниятләдек. Запас частьлар белән генә кытлык булмасын, калганы үзебезнең оешканлыктан тора.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев