Югары Ындырчы авылында гомер кичерүче Шәүкәт ага Гареев 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Юбилярга Ил башлыгының котлау Хаты, район башлыгының котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырылды. Намуслы хезмәте белән район үсешенә лаеклы өлеш керткән аксакал “Апас районы оешуга 90 ел ” истәлекле юбилей медале белән бүләкләнде.
(15 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Шәүкәт ага Гареевны истәлекле гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады. Югары Ындырчы авыл җирлеге тарафыннан олы хөрмәт күрсәтелде.
“Гомерегез мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән. Озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп, авыр еллар йөген иңнәрегездә күтәреп, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керттегез. Сезгә булган хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез”, - диде ул.
Шәүкәт ага Гареев гомере буе тракторчы булып эшләгән. Намуслы хезмәте белән данланган, макталган ул. Тормыш иптәше Әлфия апа белән 5 бала тәрбияләп үстереп, олыгайган көннәрендә аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев