Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Акхуҗа авылында ифтар мәҗлесе узды

Ураза тотканда кешенең тәне, ашказаны, кан тамырлары чистарына организмы шлаклардан арына. Аннан ураза чорында адәм баласы рухи дөньясын баета, үзен әхлакый яктан тәрбияли, кимчелекләрен бетерергә тырыша. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): "Кем дә кем уразасын иман белән, ышанып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп тотса, Рамазан ае беткәч, киләсе айны яңа туган гөнаһсыз...

Ураза тотканда кешенең тәне, ашказаны, кан тамырлары чистарына организмы шлаклардан арына. Аннан ураза чорында адәм баласы рухи дөньясын баета, үзен әхлакый яктан тәрбияли, кимчелекләрен бетерергә тырыша. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): "Кем дә кем уразасын иман белән, ышанып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп тотса, Рамазан ае беткәч, киләсе айны яңа туган гөнаһсыз бала итеп каршылар", - дигән.

Авыз ачу "Рөстәм" мәчетендә әзерләнгән иде. Анда кояш баеганнан соң төркиядән килгән Коръән-хафиз Әрдәм Түфәкче азан әйтте. Азаннан соң су һәм финиклар белән авыз ачтылар. Шулай ук Әрдәм Түфәкче имамлыгында ахшам намазы укылды.

Ифтар мәҗлесенең төп табынын Югары Акхуҗаның мәдәният йортында әзерләнгән иде. Әлеге табынны әзерләү өчен бик күп иганәчеләр дә үз өлешләрен керткәннәр, алар арасында шушы авылның йөзек кашы булып торган мәчетне салдыручы Рөстәм Хәмидуллин. Ул табынны әзерләү өчен авылдашлары белән хәләл сарык итен уртаклашты. Лилия Зәйнуллина исә өстәлгә куярга яшелчәләр биргән иде. Барысын бергә җыеп әйткәндә барлык авыл халкы, кайткан кунаклар шушы мәҗлеснең мул өстәлләренә үз өлешен керткәннәр: кемдер азык-төлек белән ярдәмгә килсә, бер ишесе шушы табынны әзерләүгә тырышлыгын куйган иде.

Барлык килгән кунакларны Югары Акхуҗа авыл җирлеге рәисе Зөфәр Юзеев һәм "Рөстәм" мәчетенең имам-хатыйбы Фәргәт Гәбделхәев каршы алып торды. Табынга утырганнан соң Апас районының мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев үтемле вәгазе белән һәрбер утырган кешенең йөрәгенә үтеп керерлек иттереп сөйләде. Ураза аеның каян һәм ничек килеп чыкканлыгы белән таныштырды, намаз укуның тәртипләрен кабатлап узды.

Анардан соң сүзне Төркия дәүләтеннән килгән кунак Әрдәм Түфәкче сүз алды. Ул Югары Акхуҗа мөселманнарына Анкара шәһәре мөфтиятенең, гаиләсенең, "Әртван" мәчете мәхәлләсенең һәм барлык Төркия мөселманнарының сәламен җиткерде.

Шулай ук мәҗлес барышында Казаннан кайткан, күп кенә вакытлар мөслимәләр башлыгы булып торган Гафилә Хикмәтуллина да Коръән аятәләреннән өземтәләр китереп нотык тотты. Үзенең әнисеннән калган иске имля белән язылган китапның кулдан язылган күчермәсен авылдашларына бүләк итте. Авылына һәм авылдашларына багышланган шигырьләрен дә сөйләп алды.

Соңыннан сүзне Югары Акхуҗаның имам-хатыйбы Фәргәт Гәбделхәев алды. Ул моңлы итеп мөнәҗәтләр укыды. Авыл халкына шушы мәҗлесне оештыруда булышканнары өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

Шунсын да әйтеп узарга кирәк, ифтар мәҗлесендә яшь буын вәкилләре дә бар иде. Аларның катнашуы инде аеруча куанычлы, димәк динебезне үстерүче һәм биек үрләргә алып менүче алмашыбыз инде бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев