Югары Балтай чыпталары бөтен Татарстанга тарала
Югары Балтайда гомер итүче күпер сугучы, кранчы, шофер һәм умартачы, 75 яшьлек Әфраим Шәйхуллин пенсиядә дә тик тормас кеше. Ләхетләргә куелучы камыш чыпталарын Татарстанның төрле районнарыннан, Казаннан заказ биреп, чират торып алалар. Моңа кирәкле камышны ул Апас сазлыкларыннан, Борындык күлләренә барып үзе җыя. Ул бөккән ат дугалары, ясаган ат чаналары,...
Югары Балтайда гомер итүче күпер сугучы, кранчы, шофер һәм умартачы, 75 яшьлек Әфраим Шәйхуллин пенсиядә дә тик тормас кеше. Ләхетләргә куелучы камыш чыпталарын Татарстанның төрле районнарыннан, Казаннан заказ биреп, чират торып алалар. Моңа кирәкле камышны ул Апас сазлыкларыннан, Борындык күлләренә барып үзе җыя. Ул бөккән ат дугалары, ясаган ат чаналары, арбаларга да сорау зур. Музейлар, төрле күргәзмәләрдә дә да күп аның эшләнмәләре.
-Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр килешә,- ди оста киң итеп елмаеп.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев