Юл һәлакәтендә кабан үлгән, машина ватылган
Казан-Ульян юлының 72нче чакрымында төнлә 0.40 сәгатьтә транспорт һәлакәте теркәлә. Казан ягыннан кайтучы “Ларгус“ машинасы юлда кабанга бәрелә.
Машина шактый ватылган. Бәхеткә каршы, кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәгән.
Соңгы вакытта үзәк юлларда йөрүче көтү-көтү кабаннарны еш очратырга туры килә. Юлларда сак булыгыз, хөрмәтле шоферлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев