“Юнармия” хәрәкәте әгъзалары хәрби диңгез флоты ветераны белән очрашты
Борнаш урта мәктәбендә эшләп килүче "Юнармия" хәрби-патриотик хәрәкәте әгъзалары һәм җитәкчесе Хәйруллин Айдар, хәрби диңгез флоты ветераны Мәхмүтов Радик Мөхәммәт улы белән очрашты. Ул Борнаш авылында туып-үскән, балачагын биредә үткәргән, үзенең көчле характеры һәм ихтяр көче аркасында, мактаулы хәрби хезмәт юлы үткән, югары хәрби исемнәргә ия булган кеше. Ветеран үзенең...
Борнаш урта мәктәбендә эшләп килүче "Юнармия" хәрби-патриотик хәрәкәте әгъзалары һәм җитәкчесе Хәйруллин Айдар, хәрби диңгез флоты ветераны Мәхмүтов Радик Мөхәммәт улы белән очрашты. Ул Борнаш авылында туып-үскән, балачагын биредә үткәргән, үзенең көчле характеры һәм ихтяр көче аркасында, мактаулы хәрби хезмәт юлы үткән, югары хәрби исемнәргә ия булган кеше. Ветеран үзенең чыгышында укучыларны белемгә омтылырга, тырыш булырга, спортны яратырга өндәде. Аталарча итеп, үз үрнәгендә, төпле киңәшләрен бирде. Армия хезмәтенең, аңа алдан ук әзерлек алып бару нечкәлекләрен һәм егет кешенең Ватан алдындагы бурычын лаек итеп үтәргә тиешлеген мавыктыргыч итеп аңлатты.
Бикмурзина Фирдәвес.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев