Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үз күзләре тиде бугай... (Хикәя)

Меңнәр арасыннан аерылып торган шомырт күзләр... Фатыйх ул күзләрне әллә каян күреп ала һәм бик тә гашыйк иде. Бөрлегәне дә, карлыганы да, тормышта булган бар өмете дә, киләчәккә юл салучы якты кояшы да шул Әлфия иде бит. Әллә артык яратканга, әллә үз күзләре тиде, аларга бергә булырга язмады. Ә үкенечләр...

Меңнәр арасыннан аерылып торган шомырт күзләр... Фатыйх ул күзләрне әллә каян күреп ала һәм бик тә гашыйк иде. Бөрлегәне дә, карлыганы да, тормышта булган бар өмете дә, киләчәккә юл салучы якты кояшы да шул Әлфия иде бит. Әллә артык яратканга, әллә үз күзләре тиде, аларга бергә булырга язмады. Ә үкенечләр күләгә кебек гомер буе озата барды. Бүген дә, инде олыгаеп барган көннәрдә дә, алар йөрәгендә бер китап язарлык истәлекләр яши. Очрашуларының һәр көне ул мәхәббәт китабына сыяр иде мөгаен. Тик китапның азагы гына ничек бетәр икән... Гомер буе керфек очында эленеп яшәгән күз яшьләре акрын гына бит буйлап тәгәрәр дә, аларны сөртергә беркемнең дә көче җитмәс кебек...

Элек бит берәр җиргә юлга кузгалсаң, таң белән чыгып китәсең дә, кич белән генә барып яки кайтып җитәргә насыйп була иде. Ә инде буран яки юл өзеклегенә тарысаң, сәяхәтең ике көнгә дә сузылырга мөмкин. Әлегә кадәр күрше авылларда гына яшәп, бер үк мәктәптә укыган Фатыйх белән Әлфия дә никтер, бер-берсенә игътибар итмәгәннәр иде. Менә шул бетмәс-төкәнмәс тоелган юл, билгесезлек эчендә үтми газаплаган вакыт аларны бер-берсенә бәйләде һәм аерылмас итте дә инде. Таң белән поездан төшеп, авылга кайту өчен көннәр буе транспорт көтеп утырган арада ниләр генә сөйләшмәделәр дә, нинди генә планнар кормадылар алар. Укылган китаплар да уртак, кинолар белән кызыксынуда да охшашлыклар бар. Гомумән, аларның уртак сүзләре бик тиз табылды. Чатнама суыкта ерак юлга җәяүләп чыгу да мәгънәсез иде, автобус килү сәгате дә билгесез. Яхшы әңгәмәдәш, яныңда таныш-белеш булу яхшы дәва. Ә яшьләр бер-берсенә терәк булды, ерак юл якынайда, шул ук вакытта күңелдән-күңелгә җылы сукмак салынды.

Әлфиянең әнисе бик иртә авырып вафат булган. Кыз әтисе һәм дәү әнисе тәрбиясендә үскән. Әнисе урынына күргән, аның өчен җанын өзеп бирергә дә әзер булган дәү әнисе Казанда катлаулы операция кичергән. Берничә көн хастаханәдә әбисен тәрбияләп, инде үз аякларында йөри башлагач, Әлфиянең авылга кайтышы иде. Арыган-талчыккан, әбисе өчен бик борчылган, азрак төшенкелек утында да янган кызны юл тагын да ялыктырды. Тик йөзендәге сөйкемлелек, бер карауда әсир итүче күзләренең очкыны егетнең йөрәгенең уртасына ук барып кадалды. Юл буе әлегә кадәр игътибар итмәвенә гаҗәпләнеп кайтты ул.

Шушы очраклы очрашу аларның олы мәхәббәтләренең юл башы булды. Моңардан соң күпме уртак таңнар атты, кичләр туды, очрашулар билгеләнде, ягымлы сүзләр юлланды. Искә алыр уртак хатирәләр бик күп. Алар бүген дә яшьлек ярасы булып күңелләрендә саклана. Икесе ике җирдә, бер хата өчен үзләрен гаепле санап, кичерергә маташып яшәп ятучылар байтактыр. Вакытында аңлашмау, горурлык, кызулык аркасында тормышларын башкалар белән дәвам итүчеләр турында да еш ишетелә. Хәтта үзләре инде оныклар сөяр яшьтә булсалар да, үкенечләргә юл куйган саф сөюнең җәрәхәте вакыт-вакыт әрнеп-әрнеп ала.

Яшьлекнең иң матур, кабатланмас, татлы мизгелләрен уртак итеп, иң күп дигәндә дә бер кич очрашмыйча торган, шул кыска вакыт аралыгында да сагынышып күрешкән парларга кем генә сокланмады икән? Шул ук вакытта арада бу бәхетне җимерергә йөрүчеләр дә булган. Үзе кешегә беркайчан начарлык теләмәгән Әлфия шикләнә белми. Дәү әнисенең тәрбиясе дә шундый булгандыр. Ул бары тик дөреслеккә, изгелеккә генә ышанды, дуслыкны бәяләде, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә белде.

Әлфиянең Фатыйх белән очрашмаган көннәрдә якын дусты, ике йорт аша гына торучы Сания янына кич утырырга керә торган гадәте бар иде. Сания дә аны көтеп ала. Аның белән кыз серләрен дә бүлеште, уй-хыялларын да түкми-чәчми сөйләп бирде. Әнисе, апалары юк, эчендәгесен кем белән генә уртаклашсын соң?! Дәү әнисе инде өлкән кеше, бар әйберне дә сөйләп бетереп тә булмый. Ул йә борчыла башлый, йә ашыгыч нәтиҗәләр ясап, бәгырьгә тия. Шул ук вакытта Сания белән артык сөйләшүләрен дә өнәп бетерми ул. Өлкәннәр күңеле сизгер була шул. Сания Әлфия уйлаганча ук дус булмаган, ә эче тулы хәйлә булган, дуслык төшенчәсен аңлый белмәгән икән.

Бәйләвен тотып Санияләргә киткән бер кичне Әлфияне күрше авыл егете ризалыгын да сорап тормыйча урлап китә. Әлбәттә, төп оештыручы, кызның яраткан кешесе барлыгын, араларына читләр түгел, җил дә керә алмаслык дуслык урнашуын бик яхшы белгән күршедә яшәүче якын сердәше була. Сания кызның үзләренә кайчан, ничәдә керәсен, ничәдә өенә озатасын әйтеп, егетләрне алдан әзерләп куя. Ә аннан барысы да план буенча...

Күрше авылның тракторчы егете бик тиздән туй итү хыялы белән янганда, Әлфия юл буе күз яшьләрен түгә, чарасызлык алдында

бәргәләнә, үзенең сүзләренә колак салучы булмауга өзгәләнә. Ә бер утырган арбадан төшеп калырмын димә. Көчле ир куллары аңа селкенергә дә ирек бирми. Ике авыл арасы бик озак һәм бик ерак тоела аңа. Кемнән ярдәм сорарга, кайсына кем дип эндәшергә дә белми ул.

(Дәвамы бар).

Ләйлә Вәлиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев