Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзизоляция режимы вакытында Татарстан Республикасында полиция хезмәткәрләре 1500гә якын такси һәм автобусларны тикшерделәр

Үзизоляция режимы чорында, юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча, автобус йөртүчеләргә 94 беркетмә төзелде, ә такси йөртүчеләргә 177 административ эш ачылды.

(Казан, 29нчы апрель, “Татар-информ”, Полина Шевчук).
Үзизоляция режимы чорында, полиция хезмәткәрләре 155кә якын такси һәм автобусны тикшерделәр. Бу турыда “Татар-информ” матбугат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Республика территориясендә коронавирус чире таралмас өчен, ГИБДД хезмәткәрләре автобусларда һәм таксиларда пассажирлар һәм йөк йөртүне даими контрольдә тоталар.


Шулай итеп, муниципаль ара пассажирлар һәм йөк йөртүгә чикләүләр кертелгәннән соң, автоинспекторлар 499 автобусны һәм 943 таксины тикшерделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен автобус шоферларына 94 беркетмә төзелде һәм такси йөртүчеләргә 177 административ эш кузгатылды. Моннан тыш, үзизоляция режимын бозган өчен, 70 пассажирга эш ачылды. Аларның үзләре белән эш урыннарыннан белешмәләре дә, СМС пропусклары да юк иде.

 


“Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгы барлык республика халкын изоляция һәм шәхси куркынычсызлык режимын максималь үтәргә чакыра. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”, - дип мөрәҗәгать иттеләр оешмада Татарстан халкына һәм килгән кунакларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев