Зәлидә уеннары кече Сабантуй төсен алды
Район мәдәният йорты каршында “Зәлидә” уеннары дәвам итә.
(13 июль, “Апастово-информ”).
Бу юлы район халкын Сатламыш һәм Югары Акхуҗа мәдәният хезмәткәрләре ял иттерде.
Райондашлар төрле уеннар уйнап, биешеп, матур җырлар тыңлап, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
“Шунысы игътибарга лаек: “Зәлидә” уеннарында татарлар гына түгел, рус һәм чуваш милләт вәкилләре дә бик теләп катнаша. Мәдәният хезмәткәрләре халыкка бәйрәм кәефе өләшү өчен бар тырышлыгын куя. Самавырларын кайнатып, табада пешеп торган тәмле коймаклары белән һәр килгән тамашачыны сыйлап торалар”, - дип хәбәр итте Апас халык театры режисссеры Земфира Мөхәммәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев