Зөлфия Вәлиуллина : “Хәрби бурыч үтәү – намус эше”
Акхуҗа авылында яшәүче Айдар һәм Зөлфия Вәлиуллиннарның уллары Раилнең дә солдат киемен салыр көннәре якынлаша.
(27 ноябрь, “Апастово-информ”).
Ул тиздән туган ягыбызга кайтып җитәргә тиеш. Вәлиуллиннарның ишле гаиләсе солдат егетне бик дулкынланып көтә.
“Улым Раиль узган елның ноябрь аенда хәрби хезмәткә алынды. Башта хәрби бурычын Псков өлкәсендә үтәде. Хәзерге көндә Калуга өлкәсенең Козельск шәһәрендә ракета гаскәрләрендә механик булып хезмәт итә. Илгә-көнгә намуслы, тәртипле ир бала тәрбияләвебезгә бик сөенәбез һәм горурлык хисләре кичерәбез. Раиль кечкенәдән кыю, батыр, хәрби киемле абыйларына сокланып, алардан үрнәк алып үсте. Шуңа да хәрби бурычын үтәүне намус эше итеп санады”, - дип сөйли Зөлфия ханым.
Вәлиуллиннар өч кыз, бер ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Раил мәктәптә укыганда спортны үз итсә, соңрак техника белән кызыксына башлаган. Кечкенәдән машина рулен борып, кайсын сүтеп, кайсын җыеп, техника серләренә төшенгән.
Зөлфия һәм Айдар Вәлиуллиннар районыбызның хөрмәтле укытучылары. Зөлфия ханым рус теле һәм чит телләр укытучысы булып эшләсә, тормыш иптәше Айдар тарих укыта. Хезмәтләре тынгысыз булса да, хуҗалык эшләренә дә вакыт таба Вәлиуллиннар. Күп итеп мал-туар да асрыйлар, кош-кортлар да тоталар. Балаларын да үз үрнәгендә эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев