Зур Күккүз кызы Инзилә Миңнуллина “Татар кызы“ бәйгесенең зона туры җиңүчесе
Инзилә Миңнуллина “Татар кызы“ бәйгесенең район турында уңышлы чыгыш ясап, зона турына чакыру алган иде.
(27 ноябрь, “Апастово-информ“).
"Татар кызы-2020" бәйгесенең зона туры Тәтеш муниципаль районында узды. Инзилә биредә район данын яклады.
“Һәр чыгышка ныклап әзерләндем. Миңа ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт“, – диде Инзилә.
Ул уңышлы чыгыш ясап, 19 декабрьдә Казан каласында узачак ярымфиналга чакыру алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев