Зур Күккүз мәктәбе территориясендә ачык спорт мәйданчыгы төзеләчәк
Быел Татарстан дәүләт программасы буенча Зур Күккүз урта мәктәбе территориясендә ачык спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Бүген районда барлыгы шундый 15 мәктәп яны заманча спорт мәйданчыгы исәпләнә.
-Районыбызда спорт объектлары һәм спорт төрләрендә укучыларыбызның уңышлары шактый. Әле яңа гына Казан югары уку йортын тәмалап, Биеш мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлаган Альмир Гыйльметдинов, Табар Черкене мәктәбе коллективына кушылган Илсур Әхмәтҗанов өлкән остаз-тренерлар сафына кушылды һәм нәтиҗәле эшлиләр. Район үзәгендә төзелүче зур, ике бассейнлы заманча спорт комплексы да яшьләргә яхшы, өстәмә эш урыннары булдырачак. “Яр буе” ял-спорт комплексында да яшь белгечләргә яңа эш урыннары көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев