Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зур Күккүз мәктәбе укытучысы лауреат булып танылды

Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел“ Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

(25 март, “Апастово-информ“). 
Әлеге бәйгедә республикабызның татар, рус, чуаш, мари, мордва, удмурт телләре буенча 41 туган тел укытучысы һәм Рәсәй регионнарыннан 20дән артык татар теле укытучысы катнашкан. Зур Күккүз мәктәбе укытучысы Наилә Сөләйманова бәйгедә җиңеп, лауреат булып танылган. 
“Бәйгедә “Мастер-класс“ күрсәттек. “Мәдәниара аралашу“ темасына дәрестән тыш эшчәнлек проекты якладык һәм бүгенге көндә укыту өлкәсендәге актуаль темаларга кагылган түгәрәк өстәлдә катнаштык“, - дип сөйли райондашыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев