Журналист Ландыш Гайнуллина “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең бүләген алды
18 ел элек әтисе киңәше белән кулына каләм алып, иҗат эшенә чумган тәҗрибәле журналист, бүлек редакторы Ландыш Гайнуллина “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйковның Рәхмәт хатына лаек булды.
(21 октябрь, “Апастово-информ”).
Ландыш журналистика дөньясының асылын, авырлыгын һәм күңелле мизгеләрен кечкенәдән күреп, белеп, тоеп үсә. Редакция тарихында очлы каләме белән үз эзен калдырган әтисе Әсхәт Җәләлиевнең һөнәрен дәвам итүче ул. Әтисе киңәше белән кулына каләм ала, иҗат эшенә чума, хезмәтендәге беренче гадел бәяне дә әтисеннән ишетә. Беренче чыныгу, белем, тәҗрибә туплау урыны мәктәп була. Балалар һәм тәҗрибәле укытучылар янәшәсендә ул шактый гына тормыш, хезмәт серләренә төшенә. 8 ел эшләү дәверендә балаларны яратып өлгерсә дә, аны журналист эше күбрәк кызыксындыра. Район газетасының 90 еллык юбилеен хезмәт уңышлары белән каршы алды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев