Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин якыннары мобилизациядә булган гаиләләр белән очрашты

Каратун авыл җирлегендә уллары, тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә булган 14 гаилә яши. Аларның барысы да Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин гаиләсе исеменнән күчтәнәчләр алды.

(21 февраль, “Апастово-информ”).



Рафис Хәбибуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә гаиләләрдә булып, Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, хәлләрен сорашты, көнкүрешләре белән танышты.

“Туган якларга кайткач, ниндидер яхшылык эшлисе килә. Без бит Каратун егетләре. Вакытлы кыенлыкларны бергәләп җиңеп, ярдәмләшеп яшик”, - диде Рафис Хәбибуллин.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин яңа гына махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Ул гаиләләргә улларының әле суынып та бетмәгән сәламнәрен җиткерде.

“Улларыбызга булган хөрмәтегез өчен рәхмәт. Шатлык белән күрешергә язсын”, - дип озатып калды Свияжный бистәсеннән Габбасовлар гаиләсе.
Каратуннан Гыймадиевлар да үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев