Районда волонтерлык эше дәвам итә.
(2 ноябрь, “Апастово-информ”).
Урта Балтай мәдәният йорты волонтерлары бу юлы хәрбиләргә махсус дәвалау мазьлары әзерләгәннәр.
“Көз җитте, һавалар салкын, дымлы... Егетләребезнең сәламәтлеге — безнең өчен иң мөһиме. Бу мазьлар егетләр соравы буенча ясалды. Шифасы булсын, салкын тиюдән һәм төрле җәрәхәтләрдән саклап торсын иде. Һәрбер савытка үз җылыбызны, изге теләкләребезне салып ясадык. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз Егетләр! Без сезнең белән” - дип хәбәр итте Урта Балтай клуб мөдире Лилия Замалиева.
Нет комментариев