Апаста якташыбыз, бөек композитор һәм җырчы Сара Садыйкованы искә алдылар
Кешеләрең синең, Апасым!

Апаста якташыбыз, бөек композитор һәм җырчы Сара Садыйкованы искә алдылар

Апаста бөек композитор, җырчы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулу уңаеннан истәлекле чара узды.

(2 ноябрь, “Апастово-информ”).

Шушы уңайдан аның бюстына чәчәкләр салынды, күренекле якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты турында җылы хатирәләр яңгырады. Апасның үзәк урамында урнашкан Сара Садыйкова бюсты янына Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук композитор иҗатына битараф булмаган райондашлар җыелды. Чарада бөек шәхеснең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган чыгышлар яңгырады.

Катнашучылар Сара Садыйкова рухына хөрмәт күрсәтеп, бюстына чәчәкләр салдылар. Композиторның яраткан җырлары да яңгырады. Район башлыгы исеменнән чыгыш ясаган район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев Сара Садыйкова исемен һәм иҗади мирасын киләчәк буыннарга җиткерүнең мөһимлеген ассызыклады.

фото сара садыкова
Автор фото: Ландыш Гайнуллина

“Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Безнең бурычыбыз - бөек шәхесләребезнең исемнәрен, аларның бай мирасын киләчәк буыннарга җиткерү. Сара апаның исеме мәңгелек. Тутай авылында аның музее эшләп килә, балалар сәнгать мәктәбе аның исемен йөртә, бөек шәхеснең исемен йөрткән урам да бар. Сара апаның исеме мәңге яшәсен, ул безнең хәтерләрдә саклансын. Урыны җәннәттә булсын! Юбилей уңаеннан республикабызда матур чаралар уза. Әлеге чараларда райондашларыбыз да актив катнаша”, - диде ул.

Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина да Сара Садыйкова белән бәйле балачак хатирәләре белән уртаклашты, композиторның шәхесенә һәм иҗатына карата ихтирамын белдерде. Чарада катнашкан Мәрьям апа Хәерова да күренекле якташыбыз белән очрашу мизгелләрен искә алды.

 

“Мин Сара апа Садыйкова белән 1985нче елда таныштым. Ул вакытта Кызыл Тау авылында авыл җирлеге башлыгы булып эшли идем. Аның белән очрашу йөрәккә үтеп керерлек булды. Без төрле җирләрдә булдык, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында очрашулар үткәрдек. Сара апа бик ярдәмчел, кешелекле иде. Гади кешеләрне хөрмәт итте. Үзе дә бик гади, игътибарлы һәм нәзакәтле булды. Олы яшьтә булуына карамастан, үзен һәрвакыт матур, зәвыклы итеп тота иде. Аның белән якыннан таныш булуым белән әле дә горурланып яшим”, -  дип сөйләде Мәрьям апа.

Сара Садыйкова - татар музыкасы, театр сәнгате һәм профессиональ вокал башкару үсешенә гаять зур өлеш керткән күренекле шәхес. Аның иҗаты халык күңелендә мәңгелек урын алган. Апаслылар өчен дә ул моңлы җырлары белән күңелләрдә яшәүче кадерле якташыбыз. Сара Садыйкова иҗаты - халкыбызның бәяләп бетергесез рухи мирасы. Аның исеме дә, моңнары да киләчәк буыннар күңелендә яшәр.

 


Нет комментариев