1 ноябрьдә, күренекле якташыбыз — беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулды.
Аны искә алу уңаеннан, «Апас» якташлар җәмгыятенең Казандагы вәкилләре Апас районы хакимияте вәкилләре белән берлектә Яңа Татар бистәсе зиратында җыелып, аның каберенә чәчәкләр салдылар һәм исеме татар мәдәниятенең символына әверелгән шәхескә тирән хөрмәтләрен белдерделәр.
Искәртеп үтик, Сара Садыйкова — татар музыка сәнгатенә зур өлеш керткән композитор, күп кенә мәшһүр җырларның авторы. Аның иҗаты бүген дә киң танылудан файдалана һәм яңа буыннар тарафыннан дәвам ителә.
Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланган чаралар Апаста да дәвам итә. Районда композитор иҗатына багышланган кичәләр, күргәзмәләр һәм башка мәдәни чаралар уздырыла.
Нет комментариев