Гөл савытларын да үзләре ясыйлар: Каратун мәктәбендә агрокласс заманча технологияләр белән эшли
Мәгариф

Гөл савытларын да үзләре ясыйлар: Каратун мәктәбендә агрокласс заманча технологияләр белән эшли

Каратун мәктәбендә ачылган яңа Агрокласс заманча технологияләр белән җиһазландырылган.

Биредә укучылар үсемлекләр үстерү серләренә генә түгел, ә яңа технологияләрне кулланып, файдалы әйберләр ясарга да өйрәнә. Моның өчен алар 3D-принтердан файдалана.

7нче сыйныф укучысы Камил Исмәгыйлев сөйләвенчә, укучылар инде чәчәкләр утырту өчен үзләре гөл савытлары ясау белән шөгыльләнә башлаган.

- Безнең хәзер яңа 3D-принтерыбыз бар. Аның ярдәмендә чәчәкләр өчен гөл савытлары ясыйбыз. Башта компьютерда төрле формадагы савытларның үрнәкләрен карыйбыз, аннары үзебезгә ошаганын сайлап, принтерда бастырып чыгарабыз. Бу принтер ярдәмендә агрокласс һәм мәктәбебез өчен башка файдалы әйберләр дә ясап була, - ди Камил.


Нет комментариев