Татарстан уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан арткан россия регионнары исемлегенә керде.
Бер ел эчендә мондый субъектлар саны 12дән 17гә кадәр артты, дип хәбәр итә ТАСС, Росстат мәгълүматларына сылтама ясап.
2026 елның октябрендә әлеге чиктән югары хезмәт хакы булган регионнарга Татарстан, Амур өлкәсе, Байкал арты, Красноярск һәм Хабаровск крайлары кушылды.
Бер ел элек исемлеккә Мәскәү, Санкт-Петербург, Магадан, Мәскәү, Мурманск һәм Сахалин өлкәләре, Камчатка крае, Ненец, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Чукотка һәм Якутия кергән иде.
2026 елның августында Россиядә уртача хезмәт хакы 103 014 сум тәшкил итте.
Нет комментариев