Апас мәктәбе республикакүләм “Мәктәптә физик-химик алгарыш” гранты иясе
Җәмгыять һәм без

Апас мәктәбе республикакүләм “Мәктәптә физик-химик алгарыш” гранты иясе

Мәктәп «физика һәм химия фәннәре буенча гомуми белем бирү оешмалары укучылары тарафыннан югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен“ номинациясендә җиңү яулады һәм 1 млн сум күләмендә грант алды!

(2 ноябрь, “Апастово-информ”).

“Бу җиңү - педагогларның хезмәтен һәм укучыларның тырышлыгын лаеклы бәяләү-чын командалы хезмәт, кызыксынучанлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсе. Хәзер мәктәпнең төгәл фәннәр белән кызыксынуын үстерү, яңа проектлар эшләтеп җибәрү һәм балаларга үз потенциалын ачарга ярдәм итү мөмкинлекләре тагын да күбрәк булачак. Апас мәктәбе коллективын, укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын котлыйбыз! Бу уңыш яңа фәнни ачышларга старт булсын!, - дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегеннән.

 


Нет комментариев