Саумы, ноябрь!
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
- 1 – Суд приставлары көне;
- – күренекле татар композиторы Сара Садыйкованың тууына 120 ел;
- 2 – Шагыйрь, балалар язучысы, драматург Мөдәрис Багаевның тууына 75 ел.
- 3 – Күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировка – 85 яшь.
- 4 – Халыклар бердәмлеге көне;
- 7 – Бөтендөнья ир-егетләр көне;
- 8 – Халыкара КВН көне.
- 10 – Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.
- 12 – Саклык банкы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме
- 13 – Радиацион, химик һәм биологик саклау гаскәрләре көне;
- – Бөтендөнья изгелек көне.
- 14 – Бөтендөнья логопедлар көне.
- 15 – Бөтендөнья хәрби хезмәткә чакырылучылар көне;
- 16 – Бөтендөнья кул эшләре көне.
- 17 – Халыкара студентлар көне;
- 18 – Кыш бабайның туган көне.
- 19 – Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне;
- 20 – Бөтендөнья бала хокуклары көне;
- 21 – Русия Салым органнары хезмәткәрләре көне;
- – Бөтендөнья телевидение көне;
- – Бөтендөнья сәламләү көне.
- 22 – Психологлар көне;
- 29 – Әниләр көне.
- 30 – Бөтендөнья йорт хайваннары көне.
Фенолог язмалары
Ноябрь нинди булса, яз шундый киләчәк, дип ышанган борынгылар.
- 1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе елның мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.
- 2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
- 3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
- 4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
- 5 ноябрь көнне кар яисә яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
- 6 ноябрь көнне Айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтыраса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суыта.
- 7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
- 8 ноябрь иртәдән бәс – карлы кышка ишарә.
- 9 ноябрь нинди, май ае шундый.
- 10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.
- 11 ноябрь – болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
- 12 ноябрь – кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
- 13 ноябрь – көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.
- 14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
- 15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.
Автор:Ләйсән Якупова
Чыганак: https://kiziltan.ru
Нет комментариев