Җәмгыять һәм без

Россиялеләрне 3 ноябрьдә кыскартылган эш көне көтә

Сишәмбе, 3 ноябрьдә, эш көненең озынлыгы бер сәгатькә кимеячәк, бу Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.

Депутат сүзләренчә, бу 2026 елда соңгы кыскартылган эш көне.

«2026 елда эшләүче россиялеләр өчен Халык бердәмлеге көненнән алда килүче 3 ноябрь генә кыскартылган эш көне булып калды. Эш көне бер сәгатькә кыскартылачак», – дип билгеләп үтте Бессараб.

Ул шулай ук эш вакытын кыскарту һәм бәйрәм көннәрендә өстәмә ял көннәре оклад алучы хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләменә йогынты ясамаячагын аңлатты. Мондый очракларда хезмәт хакы тулы күләмдә түләнә.


Нет комментариев