“Үземә якын юнәлешне сайладым...”
Кешеләрең синең, Апасым!

“Үземә якын юнәлешне сайладым...”

Апас егете Раяз Егоровка нибары 18 яшь. Яшь булуына карамастан, ул мөстәкыйль карар кабул итеп, ярты ел элек контракт буенча хәрби хезмәткә киткән.

Бүген ул пилотсыз системалар операторы вазифасын башкара. Ә беренче ялга кайткач, туганнары, дуслары белән күрешергә һәм үзе белем алган Апас аграр көллиятенә барып, укытучылары белән очрашырга да өлгергән. Раяз Апаста туып-үсә, район мәктәбендә белем ала. Аннары Апас аграр көллиятенә укырга керә.

Биредә ул “Хокук саклау эшчәнлеге” белгечлеге буенча белем ала, хәзер өченче курста дистанцион рәвештә укуын дәвам итә. Көллияттә тырыш, актив егет була ул. Укуда алдынгылар рәтендә йөри, спорт белән шөгыльләнә, көрәшкә йөри. Буш вакытларында укытучыларына да булыша - актлар залында видеоператор һәм тавыш операторы булып эшли. Компьютер техникасын яхшы белүе дә киләчәк һөнәрен сайлаганда ярдәм итә.

- Әлеге карарга бик җаваплы карадым. Уйладым да, әзерләнеп, контракт төзеп киттем. Компьютерлар белән эшләргә яратам, пилотсыз системалар гаскәрләре турында да интернетта күп укыдым, плакатлардан күрдем. Шуңа күрә үземә якын булган юнәлешне сайладым, - ди Раяз.

«Олы юлга — аңлы адым» — хәрби хезмәткә китүнең җаваплылыгын билгели.

фото Раяз
Автор фото: Ландыш Гайнуллина

Улының хәрби хезмәткә китү карарын әтисе Васил Мостафин белән әнисе Алиягә кабул итү җиңел булмый. Әлбәттә, әти-әни өчен әле кичә генә бала булып йөргән улының мондый җаваплы адымга баруы — зур борчылу да, уйлану да. Раязның үз карарын аңлатуы, гаиләдә озак сөйләшүләрдән соң уртак фикергә килүләре кирәк була.

 

- Әти-әниемнең мине җибәрәселәре килмәде. Аларны аңлыйм. Озак сөйләштек, үз фикеремне аңлаттым.  Ахыр чиктә бер-беребезне аңладык, - дип искә ала ул.

фото раяз2
Автор фото: Ландыш Гайнуллина

Хезмәтнең беренче көннәре дә үзенә күрә сынау була. Таныш мохиттән аерылу, яңа тәртипкә күнегү җиңел түгел. Әмма Раяз тиз ияләшә. Хезмәттәшләре белән уртак тел таба, дуслар арттыра. Аның сүзләренчә, бергә хезмәт итүчеләр арасында Татарстан егетләре күп, күрше районнардан да танышлары бар.

- Киткәндә авыррак булды, әмма тиз ияләштем. Егетләр әйбәт, үзара дус. Хәзер бергә хезмәт итәбез, бер-беребезгә ярдәм итәбез, - ди ул үзе.

Яшь егет туган ягына сагынып кайткан. Ярты елдан соң туган йортка кайту, якыннарыңны кочаклау, дусларың белән күрешү - боларның кадере аеруча зур. Көллиятнең класс җитәкчесе Эльвира Габдрахманова да укучысын мактап кына тора.

 

- Раяз - тырыш, ярдәмчел, уку алдынгысы. Дусларына да, укытучыларына да хөрмәт белән карый. Көллият тормышында актив катнашты, һәр эшкә җаваплы карады, - ди ул.

«Батырлык дәресе — тормыш дәресе»

Раяз белән белем йортында батырлык дәресе дә узган. Очрашуда ул студентларга хәрби хезмәткә китү карары, яңа шартларга ияләшү, хезмәттә очраган кыенлыклар һәм аларны җиңү турында сөйләгән. Яшьләргә дуслыкның, сүзеңдә торуның, үз эшеңә җаваплы карауның әһәмиятен аңлаткан. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алган. Ял вакытында егет туганнары, дуслары белән аралашырга, көч тупларга тырыша. Райондашларының игътибарын да тоя - авыл җирлегеннән күчтәнәчләр китергәннәр, хәлләрен белешкәннәр.

 

- Туган якта бар да кадерле. Якыннарым, дусларым, туган җирем... Мондагы һаваның да исе башка, туган якның төсе дә үзгә, - ди Раяз, өйдә үткәргән көннәренең кадерен белеп.

Яшь булса да, үз юлын сайлаган, укуын да ташламаган, якыннары белән элемтәсен дә саклаган Раязның бүгенге тормышы - җаваплылыкның һәм максатчанлыкның бер мисалы. Ә туган якка кайткан һәр мизгел аңа көч өсти, алдагы көннәргә өмет бирә.


Нет комментариев