Авыл хуҗалыгы

Табиб гриппны салкын тиюдән ничек аерырга икәнен аңлатты

Гриппның төп билгеләре - температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе, көчле баш авыртуы, мускуллар һәм буыннар сызлавы.

Приморье краендагы “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең эпидемиология бүлеге мөдире Любовь Семейкина сүзләренчә, грипп салкын тиюдән авыруның кискен башлануы, көчле интоксикация булуы, мускуллар һәм буыннар сызлавы, баш авыртуы, озак тернәкләнү белән аерыла. Белгеч төгәл диагнозны бары тик табиб кына куя алуын искәртте. Дәвалау ысулын да табиб билгеләргә тиеш.  

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев