Җәмгыять һәм без

Бөгелмәдәге лагерьда вафат булган кызның үлем сәбәбе билгеле булды

Бөгелмәдәге Губин исемендәге балалар лагеренда авырып киткән кыз менингококк инфекциясеннән вафат булган. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгына сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Кыз 1 ноябрьдә башы авыртуга зарланып лагерьның медпунктына мөрәҗәгать иткән. Температурасы 39,4 градуска кадәр күтәрелгән. Соңрак аны әти-әнисе алып киткән. 2 ноябрьдә баланың хәле начарайган, ул хастаханәгә озатылган.

Табибларның тырышлыгына карамастан, кыз шул ук көнне 17:15 сәгатьтә вафат булган. Беренчел диагноз - менингококк инфекциясе, менингококцемия һәм Уотерхаус-Фридериксен синдромы.

Хәзер лагерьда булган барлык балалар табиблар һәм Роспотребнадзор күзәтүенә алынган. Кыз белән бер отрядта булган балаларны вакцинацияләү планлаштырыла.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев