2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда еллык кереме 1 млрд сумнан артык булган 43 кеше исәпләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
«Алар барысы да законда билгеләнгән срокта салымнар түли», – дип билгеләп үтте Сафиуллин.
Аның сүзләренчә, республикада миллиардерлар саны ел саен арта. Мәсәлән, 2024 елда алар 39 булган, ә 2023 елда – республиканың 30 кешесе.
Нет комментариев