Татарстан Республикасында мини-роботлар көрәше буенча III ачык турнир узды. Әлеге ярышта катнашкан Каратун урта мәктәбенең “Каратуннар” командасы уңышлы чыгыш ясап, 7-8 нче урынны яулады.
Сигезлеккә керү - яшь робототехникларның тырыш хезмәте, инженерлык осталыгы һәм бердәм команда булып эшли белүләренең нәтиҗәсе. Бу уңыш артында роботларны җыю, көйләү, сынау һәм күпсанлы күнегүләр тора. Яшьләрнең техника белән кызыксынуы, яңа идеяләрне тормышка ашыруы һәм үз осталыкларын зур мәйданчыкларда сынавы аеруча куанычлы. “Каратуннар” командасы турнирдан матур тәэсирләр һәм онытылмаслык хисләр белән кайтты.
“Ярышлар бик кызыклы һәм киеренке узды. Көчле командалар арасына керү безнең өчен зур сөенеч, алда безне тагын да яхшырак нәтиҗәләр көтсен”, - диләр яшь робототехниклар.
Нет комментариев