4 һәм 6 ноябрьдә Казан телебашнясы бәйрәм төсләренә күмеләчәк. Махсус яктырту Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан оештырыла.
Бу хакта Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең “Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге” филиалы хәбәренә нигезләнеп “Татар-информ” яза.
4 ноябрьдә телебашняның медиафасадында Россия триколоры фонында “Халыклар бердәмлеге көне белән!” дигән котлау сүзләре пәйда булачак. Ә 6 ноябрьдә телебашня Татарстан Республикасы гербы төсләрендә балкыячак. Экранда татар һәм рус телләрендә Конституция көне белән котлау күрсәтеләчәк. Бәйрәм яктыртуын ике көндә дә 17:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин.
Нет комментариев