Апас егетләре махсус хәрби операция зонасына китте
Җәмгыять һәм без

Апас егетләре махсус хәрби операция зонасына китте

Егетләрне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов, гаиләләре, дуслары, дин әһелләре озатып калды һәм хәерле юллар теләделәр.

Апас егетләре - шәхси эшмәкәр Илдар Нәбиуллин, Җәмигъ мәчете имамы Фәргать Мотыйгуллин, махсус хәрби операция ветераны Дамир Мөбәриев махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк белән юлга кузгалды.

“Борчу кешене берләштерә, диләр. Үземнең дә якын кешем хәрби хезмәткә юл алгач, бу тема миңа тагын да якынайды. Егетләргә ярдәм итү, алар белән күрешү, хәлләрен белеп кайту максатыннан, ерак юлга кузгалабыз. Херсон якларына юл тотабыз. Ике машина йөк төядек, шулай ук үземнең шәхси машинамны да егетләргә бүләк итәм. Барлык кирәкле әйберләр кыска вакыт эчендә җыелды. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинга, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район халкына, көмеш волонтерларга зур рәхмәт”, - ди Илдар Нәбиуллин.

Егетләрне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов, гаиләләре, дуслары, дин әһелләре озатып калды һәм хәерле юллар теләделәр. Егетләргә дронга каршы челтәрләр, генераторлар, пычкылар, тәм-томнар алып киттеләр. 

“Махсус хәрби операциядәге егетләр янына барасыларын белгәч, мин дә кушылдым. Үзем дә кайнар нокталарда хезмәт иткән кеше буларак, читтә гуманитар ярдәмнең мөһимлеген яхшы аңлыйм. Исән-сау барып кайтырга язсын”, - диде Фәргать хәзрәт. 

Юл догасы укылгач, машиналар юлга кузгалды. Исән-сау барып кайтырга язсын, юллары уң булсын!

 


Нет комментариев