Җәмгыять һәм без

ТРда яшәүче хатын-кызлар, ырымга ышанып, кибеттән үсентеләр урлаган

Хатын-кызлар үз гаебен таныды. Судья аларның һәрберсен мең сум штрафка тартты.

Казан хатын-кызлары үсемлек үсентеләрен урлаган өчен штрафка тартылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Юстиция министрлыгы хәбәр итте.

ТР башкаласының 55, 56 һәм 57 яшьлек өч хатын-кызы, ырымга ышанып, кибеттән үсемлек үсентеләрен урлаган. Ырым буенча, урланган үсемлекләр сатып алынганнарга караганда яхшырак тамыр җәя.

 


Нет комментариев