20 апрель 2012 яңалыклары
-
Башкала келәмендә Апас батырлары
13-15 апрельдә башкалада Казан шәһәре Мэриясе кубогына республикакүләм көрәш ярышлары үтте. Биредә 300гә якын көрәшче катнашты. Апас егете, күп санлы көрәш ярышлары батыры Рафаэль Хәсәнов үз үлчәү авырлыгында II урынны яулады. Шулай ук Тимур Муллин да уңышлы чыгыш ясады, ул - V урында.
-
Китапханәчеләр киңәште
Апас урта мәктәбе базасында педагог-китапханәчеләренең районкүләм семинары узды. "Мәктәп китапханәсе: мәктәпнең рухи тормышын активлаштыруда социаль хезмәттәшлек" темасына узган семинарда китапханәчеләр тәҗрибә уртаклаштылар, бөек реформатор П. А. Столыпинның 150 еллыгына багышланган ачык дәрес карадылар. Әлеге дәрестә рус теле һәм әдәбияты укытучысы З. Н. Мөхәммәтҗанова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Г. Х....
-
Гомер булмаган хәл…
Гадәттә, укучылар Спартакиадасының аерым спорт төрләре буенча ярышлар бер көндә үк төгәлләнә. Быел мәктәп волейбол командалары Апас мәктәбенең зур спорт залын иртәдән кичкә кадәр рәттән ике көн "басып алдылар". Беренче көнне кызлар командалары ярышты. Бу бәйгедә 14 команда катнашты. Беренчелекне лаеклы рәвештә Апас мәктәбе җыелма командасы яулады. Каратун мәктәбе кызлары...