9 август 2013 яңалыклары
-
Мәктәпкә формадан йөрисегез киләме?
Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар, әти-әниләр! Сез бердәм мәктәп формасы керү белән килешәсезме? Аның нинди уңай, нинди тискәре яклары бар? Сезнең мәктәп нинди форма сайлады? Фикерләрегезне көтәбез. Фотолар белән куйсагыз тагын да әйбәт булыр иде!
-
Юл саклык ярата
Апасның Каратунга чыгу юлында юл-транспорт һәлакәте булды. Техникаларга шактый зыян килсә дә, бәхеткә үлем-җитем юк. Иптәш транспортчылар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, үзегезнең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына куймагыз!
-
“Алтын Алка”да яңа тренер!
Апас егете Ленар Мотыйгуллин хәрби бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң "Алтын Алка" Боз Сараена эшкә килде. Ул балаларга хоккей уйнау серләрен төшендерәчәк. Ленарның максаты - яшь буынны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
-
"Кунелем турендэ" 07.08.2013
-
Гает намазына бердәм булып бастык
Районыбызның барлык 53 мәхәллә мәчетләрендә дә Рамазан ае тәмамлану шәеннән 4 тулырга 15 минутта иртәнге намазга 3000 нән артык кеше килде. Кояш чыгып 40 минуттан соң барлык мәчетләрләрдә дә дин кардәшләребез Гает намазына басты. Шуннан соң Корьән сүрәләре, вәгазьләр укылды, догалар кылынды, Тәкъбир әйтелде. Татарстан Дини Назарәте тәкъдиме белән быелгы...