Апаска Татарстан Республикасының Премьер - министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде
Районга урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасының Премьер - министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан район басу-кырларын карап әйләнгәннән соң Әлмәндәр бүлекчәсенең 400 гектарлы көзге арыш кырында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Җитәкче -белгечләр белән...