Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаска Татарстан Республикасының Премьер - министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде

Районга урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасының Премьер - министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан район басу-кырларын карап әйләнгәннән соң Әлмәндәр бүлекчәсенең 400 гектарлы көзге арыш кырында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Җитәкче -белгечләр белән...

Районга урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасының Премьер - министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан район басу-кырларын карап әйләнгәннән соң Әлмәндәр бүлекчәсенең 400 гектарлы көзге арыш кырында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Җитәкче -белгечләр белән җанлы әңгәмә барышында республика кунагы Россия һәм республикада урып-җыю эшләренең торышы белән таныштырды. Сорауларга җавап бирде. Алдынгы хуҗалыклар, комбайнерларның эше белән танышты.

- Вертолеттан карап басу-кырларны әйләндек. Урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Апаслылар һәр елны һәрбер эшне оешканлык белән башлап җибәрәләр. Язгы чәчүме, терлек азыгы әзерләү дисеңме, урып-җыю эшеме, һәрберсенә апаслылар чыкты, республикада чыгарга вакыт, дип эшне башлыйбыз. Санаулы гына көннәрдә дә күпме эш башкарылган. Һава шартлары яхшы торса быел бер миллион тоннага артыграк уңыш җыеп алырбыз дип уйлыйм. Сезнең кебек тырыш халыкның өстәле, һичшиксез ипиле булачак, - диде Марат Әхмәтов. Механизаторларның эшләрендә уңышлар теләде.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев