Апаслылар, “Үлемсез полк”та катнашабыз!
Җиңү көнендә район урамнарыннан "Үлемсез полк" үтәчәк. Бу акциягә кушылырга теләк белдерүчеләр быел да бихисап. Мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәреп чыгачак. Һәркайсы дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйли. Быел "Үлемсез полк" 9 май көнне Апасның Кызыл Армия, Совет, Ленин урамнары...