Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Апаслылар, “Үлемсез полк”та катнашабыз!

Җиңү көнендә район урамнарыннан "Үлемсез полк" үтәчәк. Бу акциягә кушылырга теләк белдерүчеләр быел да бихисап. Мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәреп чыгачак. Һәркайсы дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйли. Быел "Үлемсез полк" 9 май көнне Апасның Кызыл Армия, Совет, Ленин урамнары...

Җиңү көнендә район урамнарыннан "Үлемсез полк" үтәчәк. Бу акциягә кушылырга теләк белдерүчеләр быел да бихисап. Мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәреп чыгачак. Һәркайсы дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйли. Быел "Үлемсез полк" 9 май көнне Апасның Кызыл Армия, Совет, Ленин урамнары аша үтәчәк. Биредә 4 мең кеше катнашыр дип көтелә. Акциядә катнашучылар 15.00 сәгатьтә Апас урта мәктәбе яныннан кузгала.
"Үлемсез полк"та катнашучы райондашларыбыз фикере:
Марат Нуриев, район башлыгы урынбасары:
- Бу чарага мин әтиемнең абыйсы Хәлил бабайның фотосурәтен алып чыгачакмын. Без аның белән чиксез горурланабыз. Батырлыгы алдында баш иябез!
Фәрит Кәлимуллин, Россия Пенсионерлар Берлегенең район оешмасы рәисе:
- Районыбыз өлкәннәре һәр эштә дә актив. Акциягә бик теләп кушылабыз. Якыннарыбызны искә алу аларга дога булып барып ирешсен.
Рафис Рамазанов, Апас мәктәбенең 4 класс укучысы:
- Минем бабам Хәмидулла Әхмәдуллин утны-суны кичкән, батыр солдат булган. Мин аның турында иншалар язарга яратам. Бабамның тормыш юлы бик гыйбрәтле. Узган ел да акциядә катнаштым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев