Дәвештә мәктәбендә күп бүләкле “Соңгы кыңгырау”
Дәвеш мәктәбендә быелгы "Соңгы кыңгырау" үзенчәлекле булып үтте. Биредә барлыгы 38 бала укый, тугыз сыйныфтан соң быелгы чыгарылышта Венера Зиннәтуллина, Язилә Мөхәммәтҗанова һәм Раилә Фәррахова туган мәктәпләре белән саубуллашты. Мәктәпнең 14 кешелек коллективы, укучылар һәм әти-әниләр бу бәйрәмгә бик җитди әзерләнгән-мәктәп шау чәчәктә, матур итеп бизәлгән.
-Мәктәп яны бакчасында да...