Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Дәвештә мәктәбендә күп бүләкле “Соңгы кыңгырау”

Дәвеш мәктәбендә быелгы "Соңгы кыңгырау" үзенчәлекле булып үтте. Биредә барлыгы 38 бала укый, тугыз сыйныфтан соң быелгы чыгарылышта Венера Зиннәтуллина, Язилә Мөхәммәтҗанова һәм Раилә Фәррахова туган мәктәпләре белән саубуллашты. Мәктәпнең 14 кешелек коллективы, укучылар һәм әти-әниләр бу бәйрәмгә бик җитди әзерләнгән-мәктәп шау чәчәктә, матур итеп бизәлгән. -Мәктәп яны бакчасында да...

Дәвеш мәктәбендә быелгы "Соңгы кыңгырау" үзенчәлекле булып үтте. Биредә барлыгы 38 бала укый, тугыз сыйныфтан соң быелгы чыгарылышта Венера Зиннәтуллина, Язилә Мөхәммәтҗанова һәм Раилә Фәррахова туган мәктәпләре белән саубуллашты. Мәктәпнең 14 кешелек коллективы, укучылар һәм әти-әниләр бу бәйрәмгә бик җитди әзерләнгән-мәктәп шау чәчәктә, матур итеп бизәлгән.
-Мәктәп яны бакчасында да тулы тәртип, бөтен яшелчәләр вакытында утыртылды, матур тишелде, ярты гектар бәрәңге бакчаларында да эш үзвакытында төгәлләнде,-ди директор Лилия Сабирова.
Күпьеллык гадәт буенча, бу уку елында иң зур уңышларга ирешкән, мәктәп мактанычы булган алдынгы укучыларны да бүләкләделәр быелгы тантанада. Иң яхшы укучы Зилә Сабирова, иң тәртипле укучы Ринат Сафиуллин, иң актив укучы Ирек Нуруллинга аерым истәлек бүләкләре тапшырдылар.
-Быелгы иң матур истәлекләр моның белән генә төгәлләнми әле,-ди мәктәп директоры. -Элеккеге директорыбыз Габбас абый Халиков"Йолдыз" сайтында игълан иткән конкурста җиңүче укучыбыз Раилә Фәррахова, яраткан район газетабызның быелгы эстафетасында аерым номинациядә җиңгән Роза Зиннәтуллинага иганәчеләрнең аерым приз-бүләкләрен тапшыру да бик матур, балалар, әти-әниләре күңелендә озак сакланырлык булып үтте. Быел мәктәбебезне тәмамлаучы Венерабызның сеңелләре Илвира белән Роза район хакимияте булышлыгы белән тиздән Татарстан балалары белән бергә Кырымга Бакчасарайга ял итәргә барачак. Бу балалар өчен бик зур вакыйга, аларның әти-әниләре дә бу яңалыкны бик шатланып кабул итте.
"Соңгы кыңгырау" тантанасында катнашкан "Зөя" ял-сәламәтләндерү Үзәге директоры, бик тә кече күңелле, игелекле Хәйдәр Булатов, Дәвеш ветераннар Советы җитәкчесе Сания Хөсәенова үз чыгышларында балаларга уңышлар, иминлек, саулык теләделәр.Район мәгариф бүлеге вәкиле Розалия Исмәгыйлова, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов, агрофирма бүлекчәсе идарәчесе Илсур Сабиров, участок полищия инспекторы Рамил Гыйбадуллин да балаларга һәм укытучыларга матур теләкләрен җиткерделәр. Ветеран-укытучыларыбыз Хәлим Садриев, Тәскирә Хәсәнова, Гөлзидә Халикова, Наилә Галиуллина һзм Резеда Мингазованың да хис-тойгылары ташыган иде бу соңгы кыңгырау бәйрәмендә. Быел мәктәп белән саубуллашучы Раилә Фәррахова кулындагы мәктәпнең тарихи кыңгыравы чыңы күпләрне уйландырды. Хезмәттә уңышларга ирешкән укытучылар Гөлфизә Вәлиева һәм Лилия Нуруллина район башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге Диплом-Грамоталарын вәкилләр кулыннан алганда барыбызга да бик күңелле булды.
Быел мәктәбезне тәмалаган балаларның әти-әниләре Назыйр һәм Равия Мөхәмәтҗановлар, Алисә Фәррахова чыгышлары да күңелгә үтеп керде, күпләрнең күзләрен яшьләтте.
Быел Дәвеш мәктәбе бусагасын дүрт бәләкәч беренче тапкыр атлап керәчәк. Җылы итеп каршылаячаклар биредә аларны.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев