Апаска эш визиты белән «Газпром межрегионгаз Казан» җитәкчесе Айдар Таһиров килде
Районга эшлекле визит белән «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе генераль директоры Айдар Таһиров килде. Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Батырлар Мемориал комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды, район башкарма комитетының утырышлар залында җитәкчеләр белән очрашты һәм Шәмбалыкчы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хәйруллин янында булып, бүләкләр тапшырды.
(6 май, “Апастово-информ”).
«Газпром межрегионгаз» оешмасы Бөек Җиңүнең 79 еллыгына әзерлек барган көннәрдә Мәңгелек утларның, Хәтер утларының әзерлеген тикшерде. «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе генераль директоры Айдар Таһировның да эш сәфәре “Хәтер уты” акциясе кысаларында башкарылды.
“Тиздән 9 Май – Бөек Җиңү көне. Халык күңелендә кабат хәтер яңара торган көн бу. Әлеге көн алдыннан Илебезнең һәр шәһәр, районында “Мәңгелек утлар” яна. «Газпром” оешмасы әлеге Хәтер утларын түләүсез газ белән тәэмин итә. Без – Татарстан Республикасында Мәңгелек утларны газ белән тәэмин итүче буларак, Апас районына килдек, “Мәңгелек утка чәчәкләр салдык. Районның Батырлар Мемориал комплексында каһарманнарның исеме мәңгеләштерелгән. Аларның батырлыгына дан җырлап Мәңгелек ут яна”, - диде Айдар Таһиров.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе генераль директоры Айдар Таһиров белән тыгыз хезмәттәшлек алып барулары, күп мәсьәләләрне бергә хәл итүләре хакында белдерде.
Айдар Таһиров район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Шәмбалыкчы авылында яшәүче 100 яшьлек юбилеен билгеләп узган Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хәйруллин белән дә очрашты. Зиннәт агага Татарстан Рнспубликасы Рәисенең, район башлыгының, «Газпром” оешмасының, “Фосагро”ның бүләкләре тапшырылды.
Зиннәт ага Хәйруллин җитәкчеләр янәшәсендә кабаттан хезмәт һәм сугышчан юлы турында истәлекләрне яңартты.
Мәскәү, Калуга, Смоленск, Калинин, Брянск өлкәләрен, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша ветеран. Сугышны Балтыйк дингезе янында Кенигсберг шәһәрендә, хәрби хезмәтен 1947 елда Көнбатыш Украинада тәмамлый, демобилизацияләнә һәм авылга кайта.
-18 яшемнән сугышка кердем. Фронтка терлек ташый торган вагоннар белән озаттылар. Ул чакта Мәскәү янында каты сугышлар бара иде. Җиңүне дә, югалтуларны да күрдек. Сугыш беткәч тә 2 ел хезмәт иттем, - ди ул.
Зиннәт ага Ватан сугышының 1-2 дәрәҗә, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.
Зиннәт ага район тормышы белән дә танышып бара. Биредәге үзгәрешләргә чын күңелдән шатлана. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга да хезмәте, өлкәннәргә булган хөрмәте өчен олы рәхмәтләрен белдерде.
“Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы елдан-ел кими бара. Безгә җиңү бүләк иткән өлкән буынга вакытында хөрмәт һәм игътибар күрсәтү, рәхмәтләребезне җиткерү мөһим”, - диде «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе генераль директоры Айдар Таһиров.
Шәмбалыкчыда яшәүче Зиннәт ага Хәйруллин яшәгән йортның тәрәз төбендә “Җиңү” җыры яңгырады, котлау һәм рәхмәт сүзләре юлланды. Утны-суны кичкән ветеран “Җиңү тәрәзәләре” аша горур елмаеп, имин тормыш теләде. Соңыннан ул капка төбенә чыгып озатып калды.
Бөек Ватан сугышы ветеранына яшь буын да рәхмәтен белдерде. Апасның “Алдынгылар” хәрәкәте ветеран янында булып, озын һәм гыйбрәтле язмышы белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев