Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурс

Район укучыларыннан “Бабаема Җиңү өчен рәхмәт” конкурсына килгән шигырьләр

Бабаема! Дәү әтинең әтисенә - Гайнетдин бабаема. Бүгенге тормышым өчен Рәхмәт юллыймын аңа. Аның да өлеше зур Җиңүнең килүенә. Бүгенге балаларның Шулай шат яшәвенә. Барысы өчен бабаема Рәхмәтемне әйтәмен. Шушы шигырь юлларын Дога итеп юллыймын. Мең-мең рәхмәт, бабаем! Гайнетдинов Илфат, Апас, 2 а сыйныфы. Дәү әтигә Җиңү өчен рәхмәт Дәү...

Бабаема!

Дәү әтинең әтисенә -

Гайнетдин бабаема.

Бүгенге тормышым өчен

Рәхмәт юллыймын аңа.

Аның да өлеше зур

Җиңүнең килүенә.

Бүгенге балаларның

Шулай шат яшәвенә.

Барысы өчен бабаема

Рәхмәтемне әйтәмен.

Шушы шигырь юлларын

Дога итеп юллыймын.

Мең-мең рәхмәт, бабаем!

Гайнетдинов Илфат, Апас, 2 а сыйныфы.

Дәү әтигә Җиңү өчен рәхмәт

Дәү әтием, сиңа зур рәхмәт

Безгә матур дөнья алып килдең.

Хәзер кешеләр рәхәт яшиләр,

Җирдә тыныч тормыш төзиләр.

Күпме кешеләр үлде яу кырында

Ә син дәү әтием, хәзер дә яшисең.

Дошманнарны җиңдең бу сугышта

Илгә зур Җиңү алып килдең.

Сиңа бик зур рәхмәт, дәү әтием!

Дөнья һәрвакыт булсын тыныч.

Сугыш давыллары илне чорнамасын,

Әниләр дә кайгыдан еламасын.

Чирмешән урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Резчикова Елена

Бабаема Җиңү өчен рәхмәт!

Ил өстенә килгән канлы сугыш

Мәңгелек яралар китерде.

Сугыштан әтиләр кайтмагач,

Балалар күңеле кителде.

Кайта алмагансың дәү әтием,

Балаларың зарыгып көтсә дә,

Гомер буе көткән сөйгән ярың,

Үлде диеп, хәбәр килсә дә.

Каты бәрелештә яралангач,

Авыр хәлдә кулга алганнар.

Җәлилчеләрдән үч алган күк,

Җәзалаган сине дошманнар.

Рәхмәт дәү әтием, мең-мең рәхмәт!

Булгансың син , батыр, түземле.

Чын йөрәктән сиңа хатлар язам,

Ишетә алмасаң да сүземне.

Бу хатымны язам, тиз арада

Дога булып барып ирешсен,

Йөзләреңне күреп белмәсәм дә,

Төшләремә бәлки керерсең!

Апас урта мәктәбе укучысы Зиатдинова Гөлнар.

Бабам - батырлык үрнәге

Тын һәйкәлләр, горур һәйкәлләр

Каһарманнар көен көйлиләр.

Батырларның исемнәрен саклап,

Буыннан буынга сөйлиләр.

Мин дә килдем һәйкәл каршысына

Бабаемны дидем белмимен.

Сөйлә әле, һәйкәл, сөйлә әле,

Ата аның горур исемен.

Сакланмаган тик бер сурәте дә,

Истәлеккә юк шул хаты да...

Хатирәләр калган яшеренеп

Ерак-ерак еллар артында.

Исемнәре мәрмәрләрдә...

Менә бабам, менә икенчесе...

Батырлыкның чын үрнәге алар,

Илебезнең кыю көрәшчесе.

Ленар Шиһабиев,

Апас урта мәктәбенең 6 "А" классы укучысы.

Дәү әтигә Җиңү өчен рәхмәт

Дәү әтигә зур рәхмәт әйтәм

Тыныч тормыш бүләк итте.

Җиңү көнен без дә көтәбез,

Матур булсын иде иртәбез.

Ут-суларны алар кичтеләр,

Авыр сынау аша үттеләр.

Ә балалар, ә балалар һаман

Әтиләрен өзелеп көттеләр...

Аларны без зурлыйк, олылыйк,

Саклыйк җирдә тыныч көннәрне.

Без булачак солдатләр илдә.

Мәңге булмасын сугышлар җирдә!

Чирмешән урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Вәлиев Зөлфәт.

Таш һәйкәлләр дә сөйли

Һәйкәл янында басып торам,

Гүя миңа ул да эндәшә.

Исән алар, исән батырлар

Күктә йолдыз булып балкыйлар.

Таш һәйкәлләр үзенчә сөйли,

Яуда калганнарны саныйлар.

Батырларның кыюлыгы өчен

Мәңгелек ут булып яналар.

Һәйкәлләргә уелып язылган

Вак-вак булып алтын хәрефләр.

Җиңү көнен алар көтәләр,

Тыныч булсын илдә иртәләр.

Чирмешән урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Гөлия.

Җиңү язлар белән килә

Бөек Ватан сугышы беткәнгә,

Җиде дистә вакыт үткән.

Ә ул сугыш сагыш-хәсрәт,

Күз яше алып килгән.

Аналары елап озатканнар

Җибәрәсе килми улларын.

Ә аннары көне-төне буе

Көткәннәр күз нурларын.

Ә кайберләре елый-елый

Сугышка озаткан ирләрен.

Авырлыкка бирешмичә,

Көткән бердәнберләрен.

Дөньяда якты көннәр хәзер,

Ашарга бар, тамаклар тук.

Тыныч тормыш кына булсын,

Сугыш бозмасын дөнья ямен.

Җиңү язлар белән килә,

Яфрак яра бездә агачлар.

Җитмеш еллык Җиңү бәйрәмен

Көтә һаман горур аналар.

Чирмешән урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Нуртдинова Алия.

Җиңү килә туган җиремә

Җиңү килә туган җиремә

Җырчы кошлар шатлык тарата.

Авылымның ветераннар сафы

Сирәгәя, җанны саргайта.

Тик төзәлми һаман яралар,

Ятим калды күпме балалар.

Ут ялкыны җирне чорнаган,

Янып беткән авыл-калалар.

Чирмешән урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Зилә.

Яу кырыннан күпләр кайтмады.

Җир-суларны таптап, изеп

Басып керде дошман җиребезгә.

Тирә-якта туплар шартлады,

Яу кырыннан күпләр кайтмады.

Кайталмады алар сугыштан

Туган илен яклап көрәште.

Батырларны данлап җирдә

Ак каеннар бергә серләште.

Яу кырына киткән әтиләрен

Балалары өзелеп көттеләр.

Айлар үтте, еллар үтте...

Күз яшьләре инде киптеләр.

70 дистә вакыт үтсә дә,

Өзелә һаман безнең йөрәкләр.

Тыныч җирдә генә яшик әле,

Кабул булсын иде теләкләр.

Чирмешән урта мәктәбе, Вәлиева Зөлфия.

Рәхмәт, бабам, Җиңү өчен!

(Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайта алмаган бабам- Сабиров Вазыйхны юксынып язылган шигырь.)

Буш вакытта әби белән

Сөйләшергә яратам.

Төрле кызык сорау биреп

Мин аны аптыратам.

-Әбекәем, бабай белән

Сез кайда таныштыгыз?

Хәзер нигә бергә түгел?

Нишләп сез аерылыштыгыз?

- Бик яшь идек шул ул чакта,

Яшьлегебез тиз бетте.

"Сугыш" сүзе сабыйларны

Гомергә ятим итте.

27 яшь иде аңа

Фин сугышына киткәндә.

Ходайдан тынычлык сорап

Йөрәкләребез типкәндә.

Ул сугыштан бабагыз

Исән әйләнеп кайтты.

Тик яңадан тәрәзәне

Сугыш җилләре какты.

Бер яшьлек кызымны кочып

Мин тагын ялгыз калдым.

Фашист берни исәпләшми

Күпме җаннарны алды?!

Күпме генә яшәп калдык

Тормышның ямен күреп?

Бабагыз шуннан кайтмады,

Калды чит җирдә үлеп...

Кызыма бер яшь , улымтуды,

Тормышкаавазсалды.

Йөрәк әрни, балакаем,

"Әти" дип әйтә алмады.

Ике сугыш ике баламның

Пар канатын каерды.

Менә шулай гомерлеккә

Аннан безне аерды.

Язлар җиткәч һәр ел саен

Күңел җилкенеп китә.

Әтисен бер күрмәгән бала

Һаман да сине көтә!

Каберең дә юк бит синең

Гөл, чәчәкләр куярга.

Очрашу көннәрен көтеп,

Үтте гомер заяга.

Әбинең моңсу күзенннән

Кайнар яшь тәгәрәде.

Сагынып һәм горурланып

Ул бабамны сөйләде.

Батырларның ниндие юк

Мин укыган китапларда?!

Син бит,бабам, ике батыр

Туган илең каршында.

Еллар үтә, язлар җитә...

Әбием дә юк хәзер.

"Рәхмәт, бабам, Җиңү өчен!

Илемне сакларга мин әзер!"

Апас районы Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбе 6нчы сыйныф укучысы Сабиров Илфир Илсур улы.

Минем бабай

Минем бабай Габдулла

Зур сугышларда булган.

Немец фашистларын ул.

Туган җирләрдән куган.

3 ел буе сугышкан

Бернигә карамыйча.

Батырлыклар да күрсәткән

Үз-үзен аямыйча.

Сугыш тәмамлангач, ул

Туган ягына кайткан.

Күкрәгенә күп итеп,

Орден-медальләр таккан.

Бабаем турында мин

Бары ишетеп беләм.

Батырлыклар кылган өчен

Аңа зур рәхмәт диям.

Бабайның вафатына

Шактый еллар үттеләр.

Аны юксыну хисләре

Йөрәгемнән китмиләр.

Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы гыйсмәтуллин Фариз Фирдүс улы.

Мәңгелек дан сезгә, ветераннар!!!

Безнең бабайлар сугыш кырында

Бик күп түккәннәр газиз каннарын.

Гомерләрен дә алар биргәннәр

Киләчәгенә туар таңнарның.

Дәү әтиләрдән ишетеп беләбез -

Бик авыр булган сугыш чорлары.

Ләкин бирешми алга барганнар

Ватаныбызның ул һәм кызлары.

Кыю һәм бердәм булуы аларның

Эзсез калмаган - Җиңү китергән!

Шуңа да алар һәрчак күңелдә -

Искә алабыз зур хөрмәт белән!

Апас районы Каратун урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Садриева Фирүзә.

Сугыш булмасын!

Минем бабам сугыштан

Җиңүче булып кайткан.

Сугышкан дошманга каршы

Орденнар алып кайткан.

Без бит сугыш турында

Кинолардан күрәбез,

Я булмаса китаптан

Укып кына беләбез.

Сугыш уты беркайчан да

Булмасын ди бабайлар,

Күкләр аяз, көннәр тыныч

Һәммәгезгә ,балалар!

Карамасар башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Зарипова Ильгина эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев